Воскресенье, 19.05.2024, 03:01
Приветствую Вас Гость | RSS

Меллятамакская ООШ

Меню сайта
Категории раздела
Для родителей [10]
Объявления для родителей
Информация [222]
Объявления [10]
Информация для принятия к сведению учащимися и их родителями.
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2010 » Март » 1 » Без конкурста
13:31
Без конкурста
26 нчы февраль көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылары Мөслим лицее базасында күренекле галим, фольклорчы, драматург, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан, фәнни-гамәли конференция уздырды.

Конференциядә 14 урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 18 фәнни эш тәкъдим ителде. Оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары укучыларның фәнни эшләрен тишергәннән, укучыларның үзләренең чыгышларын тыңлаганнан соң:

I урын Мөслим гимназиясенең 11 в сыйныфы укучысы Румия Нигъматуллинага (җитәкчесе Эльмира Васил кызы Тимергалиева);

II урын Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гөлия Исламовага (җитәкчесе Җәмилә Мирзаһит кызы Сәхбетдинова), Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Рәсим Сабировка (җитәкчесе Фәһимә Наил кызы Гыйльманова), Мөслим 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 б сыйныфы укучысы Миләүшә Даутовага (җитәкчесе Гөлчәчәк Минсалих кызы Даутова);

III урын Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Айгөл Хөсәеновага (җитәкчеләре Гөлзада Камил кызы Хөсәенова, Илсөя Ринат кызы Шәйгарданова), Салауз Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Айнур Латыйповка (җитәкчесе Галия Хафазетдин кызы Латыйпова), Баланны төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алия Габидуллинага (җитәкчесе Гөлшат Шаһәдәт кызы Якупова) бирелде.
Категория: Информация | Просмотров: 820 | Добавил: mellja-tamak | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Март 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz