26.05.2011 9 нчы класс укучылары (4 укучы) рус теленнән имтихан тапшырдылар.
Имтихан яңа формада, Мөслим гимназиясендә кабул ителде.
29.05.11 9 нчы класcның 4 укучысы татар теленнән дәүләт
имтиханнары тапшырды. Нәтиҗәләре начар түгел, билгеләр түбәндәгечә булды.
эчтәлек: "5”-2
"4”-1
"3”-1
Грамоталылык: "5”-0
"4”-2
"3”-2
Өлгереш: эчтәлек 100%
грамоталылык 100%
Сыйфатлы өлгереш:
эчтэлек 75%
грамоталылык 50%
31.05.11 1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан мәктәптә
сабантуй оештырылды. Иртән укучылар Нуруллина Әлфия җитәкчелегендә сабантуй бүләкләре
җыйдылар. Милли традицияләргә нигезләнеп бүләк җыю уен-көлке белән үрелеп
барды. Һәр бала 2-3әр бүләк алып килгән. Тәрбия эшлзре буенча директор
урынбасары Венера Сагитовна Сабантуй бәйрәменең тәртибен аңлатты. Бәйрәм спорт
мәйданында үтте.Милли уеннар, ярышлар һәр укучыга да, укытучыга да бик ошады.
Аннан соң класс
җыелышлеры үтте. Укучылар классларны җыештырдылар һәм гомуми линейкага
җыелдылар. Анда мәктәп директоры Илшат Рафисович балаларны уку елын уңышлы
тәмамлаулары белән котлады һәм җәйге каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләрен
искә төшерде. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Роза Фәтхелгаяновна
укучыларны уку елы йомгаклары белән таныштырды. 1 сентябрьга да исән-сау килүләрен теләде. Балалар
күтәренке кәеф һәм бик күп бүләкләр белән каникулга таралдылар.
|