Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2010 » Декабрь » 27 » Дежурство
|
Без 9нчы класс укучылары 18 нче декабрьдән алып 24 нче
декабрьгә кадәр Нуриева Ландыш апа җитәкчелегендә дежур тордык.
Безнең дежурлык атнасы бик тыгыз һәм эшлекле атна
булды. Һәр класста яртыеллык контроль эшләр үткәрелде. Атна буена яңа елга
әзерлек барды. Класслар бизәлде. Стена газеталары чыгарылды. Һәр класс мәктәп
ишегалдында кардан төрле сыннар ясадылар. 23нче декабрь көнне мәктәпкә РАНОдан
тикшерү килде. Һәр класста дәресләр карадылар. Дәрес күрсәткән укытучыларга һәм
укучыларга рәхмәт әйтик.
Бу атнада тәртипсезлекләр булмады. Соңга калучылар да
юк. Чөнки һәр укучы да яңа елның җиткәнен түземсезлек белән әзерләнеп көтә. Яңа
елны барыбызда яхшы билгеләр белән генә каршылыйк!
Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Сезне барыгызныда
якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Барыгызда сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
|
Категория: Информация |
Просмотров: 1095 |
Добавил: NAILь
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
| | |