Суббота, 18.05.2024, 19:54
Приветствую Вас Гость | RSS

Меллятамакская ООШ

Меню сайта
Категории раздела
Для родителей [10]
Объявления для родителей
Информация [222]
Объявления [10]
Информация для принятия к сведению учащимися и их родителями.
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2010 » Февраль » 19 » семинар
17:45
семинар
17 нче февраль көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сәнгать-эстетик цикл предметлары белән интегральләштерү аша укучыларның танып-белү активлыгын үстерү” дигән темага семинар үткәрделәр.

Семинар барышында укытучылар әдәбияттан 5 нче сыйныфта "Мөҗәһит Әхмәтҗанов – мөгаллим, шагыйрь” дигән сөйләм үстерү дәресе,(укытучы Хөсәенова Г.К.) 7 нче сыйныфта татар теленнән "Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре”(укытучы Шайгарданова И.Р.) дигән дәресләр, туган тел көненә багышланган "Туган теле – иркә гөлем” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе карадылар.

Укытучылар семинар барышында Мәлләтамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә тел һәм әдәбият өлкәсендә эшләүче билгеле шәхесләр белән таныштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән нигезләмәләр, татар теле һәм әдәбиятын укытуда бүгенге көндә булган яңалыклар белән таныштылар.
Категория: Информация | Просмотров: 787 | Добавил: mellja-tamak | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Февраль 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz